Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Бәйрәм чарасы "Дөрләсен гаиләм учагы!" (Халыкара гаилә көненә)

Гаилә - безнең җәмгыятьнең бер бәләкәй генә почмагы. һәр гаилә аерым бер дәүләт кебек. Аның үз гадәтләре, үз кануннары. 1990 еллар башында гаиләләр таркалу күбәя башлагач, аларны саклап калу максатында, аерым бәйрәм - Халыкара гаилә көне барлыкка килә. Бәркәтә авыл китапханәсе дә ике буын - өлкән һәм яшь буын бергә гомер итүче гаиләләрне кунакка чакырды. "Дөрләсен гаиләм учагы!" дип аталды ул. Бергә яшәүнең җиңел һәм авыр яклары, гаилә девизы, төрле кызыклы вакыйгалар, блиц - сораулар, бергәләп яратып башкарыла торган эшләр һәм башка шундый мәгълүматлардан соң бергәләп көйләгән чәй табыны артында әңгәмә әле бик озак дәвам итте.