Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тарихи сәгать "Ленин - безнең тарихыбыз!"

Еллар узган саен тарихи хәтирәләр онытыла, төрле елларда, бигърәк тә узган гасырларда калган вакыйгалар хәтердән җуела. Киләчәк буыннарга без мирас итеп үзебезнең тарихыбызны калдырырга тиешбез. 1917 елгы революция халыкка азатлык, тигез хокуклылык алып килгән. В.И.Ленин җитәкчелегендә коммунистлар партиясе төзелгән, колхозлар барлыкка килгән. Бик күп корбаннар бәрабәренә яуланган әлеге азатлык, социалистик дәүләт төзү беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Бәркәтә авыл китапханәсе 22 апрель - Ленин туган көнне башлангыч сыйныф укучылары белән "Ленин - безнең тарихыбыз!" исемле тарихи сәгать уздырды. Балалар Володяның балачагыннан алып соңгы көннәренә хәтле танышып чыктылар. Ленин белән бәйләнешле музей экспонатлары: значоклар, комсомол билетлары, вымпеллар, байраклар, акчадагы сурәтләр берсе дә калмады. Язучыларның Ленинга багышлап язылган әсәрләре, китапларына күзәтү уздырылды. Шигырьләр кычкырып укылды. Балалар бик кызыксынучан иделәр, төрле сорауларны яудырып кына тордылар.