Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Видеослайд "Үзеңне саклар өчен белергә!" (Знать, чтобы уберечь себя)

 Начар гадәтләр көннән - көн күбәя, искеләре янына яңа төр начар, зыянлы гадәтләр өстәлә бара. Бу бигрәк тә яшь организм өчен куркыныч гадәтләр. Чөнки яшүсмер бөтен нәрсә белән кызыксына, бөтен нәрсәне татып карыйсы килә. үзен зур итеп күрсәтәсе килә. Шуның өчен һәрвакыт зурларга ошарга тырыша, алар нәрсә куша, эшләргә әзер, "юк" дип әйтәсе килми. Менә шуның өчен дә Бәркәтә авыл китапханәсе 6 сыйныф укучылары белән шул начар һәм яхшы гадәтләр турында сөйләшергә булды. "Үзеңне саклар өчен белергә!" (Знать, чтобы уберечь себя) исемле видеослайд карадык. Китапханәче медицина бүлеге буенча китапларга күзәтү уздырды. Бергәләп караганнар һәм укыганнар буенча бәхәсле әңгәмә үткәрдек. Бер сәгать вакыт файдалы булып сизелми дә узып китте.