Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә - күзәтү "Яңа заман - яңа җырлар!" (Мансур Гыйләҗевка 60 яшь)

Бәркәтә авыл китапханәсенә "Ак калфак" хатын - кызлары җыелды. Бергәләп "Яңа заман - яңа җырлар!" исеме астында язучы - драматург Мансур Гыйләҗевның 60 яшенә карата әңгәмә - күзәтү уздырдылар. Аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аннан соң бергәләшеп муенса бәйләү серләре белән уртаклаштылар. Очрашу элеккечә файдалы үләннәрдән ясалган самавыр чәе эчү белән тәмамланды.