Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Театраль - батырлык дәресе "Үлемгә бер мизгел кала..." (Россиядә Холокост корбаннарын искә алу атналыгына)

Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә, һәр елның 27 январендә Холокост корбаннарын искә алу көне уздырыла. Холокост - күпләп юк итү дигәнне аңлата. Нацистлар һәм аларның союзниклары тарафыннан миллионнарча еврей халкы яндырылган, асылган һәм атып үтерелгән. Бер гаепсез күпме кеше гомере өзелгән, Сабыйлар каны коелган. Мондый вәхшилек бервакытта да онытылырга тиеш түгел. Бәркәтә авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә "Үлемгә бер мизгел кала..." (За мгновение до смерти...) исемле театраль - батырлык дәресе уздырды. Монда 8, 11 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче документаль фактлар кулланып фашизмның коточкыч эшләре турында "Бабий яр", "Хатынь тургайлары" әсәрләрен сөйләде. "Мәңгелек яра!" (Боль, остающаяся с нами) исемле презентация күрсәтте. Укучылар китапханәче төзегән пьесадан , тоткынлыктагы әсирләр тормышын уйнап күрсәттеләр. Дәрес бик кирәкле һәм мәгънәле үтте.