Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби - уенлы дәрес (Литературно - игровой урок) "Назлы гөлем - Туган телем!" (К году родных языков и народного единства)

2021 нче ел - Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңай белән 21 нче январь конне Бәркәтә авыл китапханәсе мәктәп китапханәсе белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Назлы гөлем - Туган телем!" исемле әдәби - уенлы дәрес уздырды. Балаларга алдан ук тел турында табышмаклар, мәкальләр табып килергә кушылган иде. Шулай ук төрле телләр турында шигырь, җырлар да өйрәнделәр. Китапханәче "Назлы гөлем - Туган телем!" исемле китап күргәзмәсенә куелган китапларны, канатлы сүзләрне кулланып, балаларга төрле милләтләр, алар куллана, сөйләшә торган телләр турында сөйләде. Безнең туган телебез - Татар теленең нинди матур тел икәнен аңлатты. Балалар үзләре дә тик тормады. Үз туган телебездә шигырьләр сөйләп күрсәттеләр, бергәләп җырлар башкардылар. Ә табышмак һәм мәкальләр "Тукталышлар" уенында кирәк булдылар. Шулай ук Әлифбадагы алфавит хәрефләрне кулланып "Буталган хәрефләр", "Паровозның табигатькә сэяхэте" уеннары да балалар күңеленә бик хуш килде. Алар рәхәтләнеп уйнадылар. Дәрес һәрвакыттагыча Тукай бабабызның үлемсез "Туган тел"ен җырлап тәмамланды. Бүгенге дәресне "Укучының мәдәни көндәлегенә" язып куйдылар.