Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Могҗизалар кыры (Поле чудес) "Китаплар да көрәште!" (О Маленьких героях великой войны)

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы дәвам итә. Бәркәтә авыл китапханәсе төрле сыйныф укучыларын китапханәгә могҗизалар кыры уенына чакырды. Балалар китапханәче әзерләгән сорауларга җаваплар биреп, үзләренә очколар җыярга тиеш булдылар. Сораулар Бөек Ватан сугышы вакытында аларның яшьтәшләре һәм алар күрсәткән батырлыклар турында иде. Балаларга ярдәмгә китап киштәләренә куелган китаплар килде. Нәкъ чын могҗизалар кырындагыча җиңүчеләр, приз отучылар, җиңелүчеләр дә булды. Тик берәү дә бүләксез калмады, аларга "самавар" кычкыртып тәмлеләр өләшенде. Балалар үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар.