Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Библиофреш "Акыллыга сүз әйттем..." (Мөҗәһиткә 70 яшь)

Танылган балалар язучысы, укытучы Мөҗәһит Әхмәтҗановка 70 яшь тулды. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсе балалар өчен библиофреш әзерләде. "Акыллыга сүз әйттем..." исемле яңа эш алымы балалар күңеленә дә хуш килде.Библиофреш - яңа китапларга библиографик обзор, күзәтү уздыру дигәнне аңлата. Китапханәче апалары элек кайткан китапларга өстәмә итеп Мөҗәһит ага турында язылган газета - журналлардагы язмалар белән дә таныштырды. "Педагог һәм язучы!" исемле презентация дә күрсәтте. Язучының китапханәгә эле кайтып җитмәгән, ләкин интернет битләрендә күренгән китаплары турында да сөйләде. Балалар үзләре теләгән китаплардан язучының шигырьләрен  кычкырып укыдылар, табышмакларына җаваплар да эзләделәр. Өйдә укыр өчен китаплар да алдылар.Гомумән бер сәгать вакыт сизелми дә узып китте.