Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Хокук дәресе "Коррупциягә юлны ябыйк!"

Декабрь аенда коррупциягә каршылык көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Бәркәтә авыл китапханәсе "Коррупциягә юлны ябыйк!" исеме астында хокук дәресе уздырды. Аңа мәктәп китапханәсе һәм урта сыйныф укучылары да кушылды. Шул исемдәге китап киштәсе әзерләнде. Дәрес таблицаларда "сорау - җавап" рәвешендә барды. Китапханәчеләр коррупциянең төрләре турында сөйләделәр, коррупция өчен закон буенча нинди җаваплылык каралганын аңлаттылар.  Таблица буенча укучыларның белемнәре һәм дәресне аңлау дәрәҗәләре тикшерелде. Дәрес бик җанлы узды.