Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык дәресе "Геройлар - безнең арада..." (Россия геройлары көненә)

Һәр елны декабрь аенда Россия геройлары көнен билгеләрп үтәбез. Быел да Бәркәтә авыл китапханәсе мәктәп китапханәсе белән берлектә "Геройлар - безнең арада..." исемле батырлык дәресе уздырды. Дәрескә 7,8 сыйныф укучылары чакырылган иде. Җәлилчеләр стенды янында китапханәчеләр төрле елларда булып узган сугышлар һәм анда катнашып Герой исеме алган кешеләр турында сөйләделәр. Советлар Союзы һәм Россия герое исемнәренә лаек булган якташлар белән таныштырдылар. Бигрәк тә  герой исемен йөртерлек авылдашларга тукталдылар. Соңыннан укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр, әңгәмә уздырып аларның да белемнәре тикшерелде