Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Мәрхәмәтлелек дәресе "Кешеләргә игелек кылыйк!" (Инвалидлар ункөнлеге)

Безнең арабызда бер җылы сүзгә, назлы карашка, һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын исебездән чыгармасак иде. Вакыт - вакыт үзебез дә сизмичә авыр сүз әйтәбез, алдыбызны, артыбызны уйламыйча, андыйлардан көлгән булабыз. Ә бит уйлап карасаң, алар эчке матурлыклары белән таза - сау кешеләрдән мең тапкыр өстен. Алар эчкерсез, сабыйларча беркатлы һәм самими затлар. Бәркәтә авыл китапханәсе андый мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән һәрвакыт бәйләнештә тора. Төрле чаралар, очрашулар үткәрә. 3 декабрь көнне дә "Кешеләргә игелек кылыйк!" исемле бик матур мәрхәмәтлелек дәресе узды. Чакыру кәгазьләре белән зурлап китапханәгә инвалидлар чакырылды. Төрле шигырь, җыр юллары, канатлы сүзләр белән башлап җибәрде  китапханәче. Алар бөтенесе дә шушындый язмышка дучар булган язучыларның иҗат җимешләре иде. Дәрес тәмле кабак бәлеше һәм кайнар чәй табыны артында төрле уеннар белән дәвам итте. Рәхәтләнеп биеп, җырлап күңел ачтык. Һәркемгә үз сәләтен күрсәтергә дә җай чыкты. Әлбәттә инде истәлеккә бүләкләр дә тапшырылды. Кыскасы ике сәгать вакыт сизелми дә узып китте.