Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Кычкырып уку сәгатьләре “Мәһдиев укулары” М.Мәһдиевның тууына 90 ел. (1930 – 1995)

1 декабрь көнне танылган язучы, прозаик Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулды. М.Мәһдиев язучы гына түгел, ул үзенең студентлары өчен яхшы укытучы, ә китапларын укучылары өчен әйбәт кинәшләр бирүче дә иде. Үзеннән соң никадәр әдәби мирас - тормыш көтәргә өйрәтүче әсәрләр, документаль хикәяләр язып калдырды. Бәркәтә авыл китапханәсе 1,2 декабрь көннәрендә "Мәһдиев укулары!" исемле кычкырып уку сәгатьләре уздырды. Монда теләгән һәркем катнаша алды. Барлыгы 12 китабыннан өзекләр, истәлекләр укылды.