Әдәби онлайн - композиция "Ана назы җирдә мәңгелек!" (Әниләр көненә)
29 ноябрь көнне Россия халкы иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көнен билгеләп үтә. Бәркәтә авыл китапханәсе дә бу чаралардан читтә калмый. Быел ул бөтен әниләргә дә әдәби онлайн - бүләк ясады "Ана назы җирдә мәңгелек!" дип аталды ул. Әниләргә мәдхия җырлаучы татар язучыларының, шагыйрьләренең иң матур әсәрләре генә сайлап алынды. Шулардан өзекләр укый - укый, матур сүзләрдән, кайнар, ихлас теләкләрдән "дисбе тезеп" иң олы рәхмәт хисләрен Әниләребезгә җиткердек.