Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык сәгате "Суворов батырлыгы!" А.В.Суворовның тууына 290 ел)

Үзләре бик бәләкәй булып та дәү, олы, зур эшләр башкаручы кешеләр турында бик еш сөйлибез. Александр Василҗевич Суворов шундый хәрбиләрнең берсе. Ул Россия хөкүмәте һәм полководеөлары арасында нык абруй казанган, солдатларның яраткан әйдәп баручысы булган. Үз белеме өстендә көне - төне эшләп, Россия Армиясенең яңа сугыш тактикаларын уйлап тапкан. Барлыгы 60 сугышта катнашып барысын да җиңеп чыккан.24 ноябрь көнне Бәркәтә авыл китапханәсе мәктәп укучыларын  Суворовның шул батырлыкларын сөйләргә "Суворов батырлыгы!" дәресенә җыйды. Балалар аның турындагы китаплар белән таныштылар. Китапханәче Суворовның балачагы, укуы, ничек итеп хәрби кеше булып китүе, "Суворов" орденының барлыкка килү тарихын сөйләде. Сугыш вакытындагы күрсәткән батырлыклары, аның солдатларның күңелләрен күтәрә торган канатлы сүзләрен, балалар сораулар бирә - бирә тыңладылар.