Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китапларга күзәтү "Моңа кадәр күренмәгән яңа дөнья!" (Ф.М.Достоевскийның туган көненә)

11 ноябрьдән Бәркәтә авыл китапханәсендә бөек рус язучысы Ф.М.Достоевскийның туган көненә карата "Моңа кадәр күренмәгән яңа дөнья!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Китап укучы яшьләр һәм яшүсмерләр белән бергәләп китапханәче язучының әсәрләренә күзәтү уздырды, укылган өзекләр буенча әңгәмәләр үткәрелде. Дөньякүләм танылган роман, повестьларының язылу тарихы белән дә танышты алар. Кайбер әсәрләрнең протатипларын да белделәр, бәхәсләр дә булды.