Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Проза әсәрләре уку сәгате "Безнең заман геройлары!" (Рафаэль Сибатның туган көненә)

28 октябрьдә татар әдибе Рафаэль Сибатның (Рафаэль Хуҗинның) туган көне. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсе яшьләр арасында язучының проза әсәрләре буенча кычкырып уку сәгате уздырды. Яшьләр бик теләп катнаштылар, ике китабы буенча өзекләр укылды. Фикер алышулар,бәхәсләр дә булмый калмады. Бигрәк тә "Ялгызак" китабы күңелләренә хуш килде. Андагы "Яулар кичкән кулъяулык" повестендәге "Гафур белән Сорур мәхәббәтенә сокландылар.  Шундый вәгъдәле мәхәббәтнең үлгәнче яшәвенә ышандылар.