Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Утырма - кичә (вечер посиделка)"Сез бит безнең нигез тоткасы!" (Өлкәннәр көненә. К Дню пожилых)

30 сентябрь көнне Бәркәтә авыл китапханәсе Өлкәннәр көне уңаеннан "Ахирәтләр" клубы членнары - иң актив әбиләрен үзенә кунакка чакырды һәм "Сез бит безнең нигез тоткасы!" исемле утырма - кичә уздырды.“Әбием,бабам һәм мин!”  исемле фотокүргәзмә ясап куелды.Китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, өстәлләргә куелган, якташларыбыз иҗат иткән китаплардан котлау шигырьләрен укырга тәгъдим итте.Шулай ук үз шигырьләрен, котлауларын да җиткерделәр. Чәй өстәле һәм тәмле бәлеш артында узган яшьлек елларын искә алдылар, халык йолаларын искә төшереп уеннар да уйнадылар, төрле конкурсларда да катнаштылар. Бәйрәм булгач бүләксез, сюрпризларсыз да булмады. Музыкаль бүләкләр дә күңелләренә хуш килде. Бик канәгать булып таралыштылар.