Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Онлайн – сөйләү “Олуг каләм остасы Гариф Ахунов” (Гариф Ахуновның тууына 95 ел)

 Сентябрь аенда прозаик, драматург, күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, олуг язучыбыз Гариф ага Ахуновның тууына 95 ел тулды. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсендә аңа карата китап киштәсе ясалды, китапларына күзәтү үткәрелде.. Шулай ук китапханәче аның тормыш һәм иҗат юлыннан иң кызыклы, гыйбрәтле, истэ кала торган вакыйгаларын җыеп, инстаграм челтәрендә 25 сентябрь көнне “Олуг каләм остасы Гариф Ахунов” исемле онлайн - сөйләү уздырды. Бик күп кешеләрдән аның иҗатына битараф түгеллекләрен, әсәрләрен яратуларын аңлатып шәрехләр (комментарии) килде. Китап укучылар китапларын укырга өйләренә алып киттеләр.