Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Видеолекторий "Интернет - дусмы, дошманмы? (Интернет - друг или враг?)

Хәзер тормышыбызны интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Ләкин ул бер яктан файдалы, икенче яктан зыянлы да булырга мөмкин. Нәкъ менә шул турыда Бәркәтә авыл китапханәсе урта сыйныф укучылары белән "Интернет - дусмы, дошманмы? исемле видеолекторий уздырды. Алдан ук шул исемдәге китап киштәсе, презентация, укучыларның фикерен белү өчен блиц - анкета сораулары әзерләнде. Бәхәс бик кызу барды, әлбәттә инде укучылар интернетның файдалы икәнлеген исбатларга тырыштылар. Китапханәче презентация материалларыннан файдаланып файдасын да, зыянын да аңлатты.