Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Детективлар уку сәгате “Детектив әсәрләр патшасы” (130 лет с.д.р. А.Кристи) (1890 – 1976)

Бөек инглиз язучысы Агата Кристины бөтен дөнья белә, чөнки ул укучыларның яраткан жанры - детектив әсәрләр иҗат итеп дөньяга танылган язучы. 15 сентябрь көнне аның тууына 130 ел тулды. Бәркәтә авыл китапханәсе дә бик теләп бу юбилейны билгеләп үтте. Кунакка яшьләрне чакырды. Алар белән бергәләп "Детектив әсәрләр патшасы!" исемле детективлар уку сәгате уздырды. Китапханәче бик мавыктыргыч итеп аның тормыш юлын сөйләде. Аннан соң һәркем тематик киштәгә куелган Агата Кристи әсәрләреннән үзенә ошаган өзекне укыды. Бергәләп фикер алыштылар, билгеле каршылыклы бәхәсләр дә булып алды. Чөнки укылганнарның сюжетлары төрле кешегә төрлечә тәэсир итте.  һәркемнең үз фкере бар иде.Кыскасы, бер сәгать вакыт сизелми дә узып китте.