Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китапларга обзор, җанлы әңгәмә "Язучының юбилее!"( М.А.Шолоховның тууына 150, А.П.Чеховның тууына 160 ел)

Бөтен ил буенча ике бөек классик рус язучыларының юбилейларын төрле зур чаралар белән үткәрү бара. Бәркәтә авыл китапханәсе дә бу чаралардан читтә калмаска тырыша. Инде атнадан артык бу олы шәхесләрнең тормышын һәм иҗатын чагылдырган "Язучының юбилее!" исемле китаплы, рәсемле күргәзмә эшләп килә. Теләгән укучылар моннан бик күп мәгълүмат ала алалар.Алар белән күргәзмә каршында җанлы әңгәмәләр уздырыла, язучыларның китапларына обзор - күзәтүләр үткәрелә. Шулай ук төрледән - төрле викторина сорауларына җаваплар биреп һәркем үз белемен сыный ала. Күптән түгел генә 9 сыйныф укучылары да шундый җанлы бәхәстә катнашып, үз фикерләре белән бүлешеп киттеләр.