Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Танып - белү дәресе "«Горурлыгым син – Россия байрагы!» (Россия байрагы көненә)

 Бәркәтә авыл китапханәсендә «Горурлыгым син – Россия байрагы!» дип исемләнгән танып - белү дәресе узды. Безнең дәрес төрле кызыклы чараларны үз эченә алды. Китапханәче балаларны дәреснең максаты белән таныштырды. Балалар алдан әзер шаблоннарда Россия флагын үз төсләренә буядылар, төсле кәгазьләрдә ясадылар. Йөрәк рәсемнәре белән үз Ватаныбыз байрагына яратуларын да аңлаттылар. Китапханәче Россия турындагы китапларга күзәтү уздырды, байрак турындагы викторина сораулары бирде.  "Байракларга үз урыннарын табарга булышыгыз!" уенын үткәрде.Балалар бик актив булдылар. Дәрес аларга бик ошады. Әлбәттә инде "тәмле" бүләкләр дә бирелде. Китаплар да балалар белән өйләренә кунакка китте.