Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Песиләр мәҗлесе "Мырр - Мяу" патшалыгында" (Бөтендөнҗя песиләр көненә)

Бүген язның беренче көне. Бәркәтә авыл китапханәсенә йөрүче балалар китапханәдә кунаклар - Югары Кәминкә китапханәсенең актив укучыларын каршы алдылар. Ни өчен килгәннәр дисәгез, "Мырр - Мяу" патшалыгында" исемле песиләр мәҗлесенә җыелды алар һәм бик кызык ярышта көч сынаштылар. 15 баладан торган төркем ике команда булып интерактив, хәрәкәтчән уеннарда, рәсем ясау, "Мяу дип кем әйтте" - иң оста актер, "Дядя Федор, Пёс и Кот" мультигы буенча викторина - тест ярышларында үз көчләрен сынап карадылар. Битлекләр ясау буенча мастер - класста да катнаштылар. Песиләр тормышын яктырткан бик бай эчтәлекле китаплардан торган "ММ.да - бүген яз.... Безнең бәйрәм!" исемле китап киштәсе дә оештырылган иде. Китапханәче апалары андагы китапларга күзәтү уздырып, соңрак белемнәрен дә тикшерде. Ә иң олы кунагыбыз - Актәпи исемле песиебез балаларга көч биреп бик игьтибар белән карап утырды. Һәрвакыттагыча дуслык җиңде. Тәмле шоколадлар катнашучылар кесәсенә күчте. Балалар ясаган песи портретлары әниләргә бүләккә китте.