Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Фольклор сәгате "Әткәм - әнкәмнең теле"

21 февраль - Халыкара туган тел көненә Бәркәтә авыл китапханәсе 8 сыйныф укучылары белән «Әткәм – әнкәмнең теле!» (Язык матери родной) исемле фольклор дәресе уздырды. Шул ук исем астында тематик киштә дә әзерләнгән иде. Китапханәче бик җентекләп татар халык авыз иҗаты турында сөйләде. Киштәгә куелган китапларга күзәтү уздырды. Бигрәк тә бик аз сөйләнелгән һәм искә алына торган, халык иҗат иткән бәетләр һәм мөнәҗәтләргә тукталды. Авыл халкы иҗат иткән һәм сөйләнелгән  фольклордан мисаллар китерде. Үсмерләр дә үз белемнәре белән бүлештеләр. Китаплардан бәетләр һәм мөнәҗәтләр дә укыдылар.