Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Хәтер дәресе "Әфган таулары кайтавазы!"

Бәркәтә авыл китапханәсе мәктәп китапханәсе белән берлектә урта сыйныф укучылары өчен "Әфган таулары кайтавазы!" исемле хәтер дәресе уздырды.Китапханәче Әфган сугышында катнашкан авылдаш егетләр турында сөйләде. Альбомнар,китаплар, хатлар һәм фотолар белән таныштырды. Бу мәгънәсез сугыш турында китаплар укырга һәм онытмаска киңәш итте.Мәктәп китапханәчесе Әфганистан иле белән таныштырды. Укучылар карта буйлап бу бәләкәй илне эзләп таптылар Ә башлангыч сыйныф укучылары бу сугышны ничек күзаллауларын рәсемнәргә төшергән иделәр.