Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык дәресе "Батыр якташыма баш иям!" (Җиңүнең 75 еллыгына)

13 февраль көнне Бәркәтә авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән "Батыр якташыма баш иям" (Кланяюсь герою - земляку) исеме астында батырлык дәресе (урок мужества) уздырды. Дәрес Чирмешән  һәм Лениногорск районнарыннан чыккан, Советлар Союзы Герое исеменә  лаек булган якташлар турында иде. Китапханәче балаларны шушы геройларның тормыш юлы белән таныштырып үтте. Бөек Ватан сугышында күрсәткән нинди батырлыклары өчен герой исеме бирелгәнен сөйләде. Балалар  Татарстан картасыннан алар туган авылларны үзләре табып кызыл йолдызлар кадап куйдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Якташ геройлар турындагы дайджестлар белән дә таныштылар. Әз генә төрлелек өчен герой - шәһәрләргә дә сәяхәт кылдык, бергәләп 12 герой шәһәрне, 1 герой крепостне шакмаклар буйлап табу уены балаларга бик ошады. Кыскасы, бер сәгать вакыт кызыклы да, файдалы да булып үтеп тә китте.