Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык сәгате "Мин хат язам сиңа 45 тән..."

Бәркәтә авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына урта сыйныф укучылары һәм мәктәп китапханәсе белән “Мин хат язам сиңа 45 тән...” дип исемләнгән батырлык сәгате уздырды. Башта китапханәче “Ялкынлы еллар хәтере!” исемле китап күргәзмәсе каршында  китапларга күзәтү һәм “Кайсы фронтовик язучының нинди әсәреннән?” исемле викторина үткәрде. Укучыларга табарга җиңелрәк булсын өчен, әсәрләрдә искә алынган әйберләр (мәсәлән, тальян гармун, чиккән кулъяулык, өчпочмаклы хат һәм башкалар) куелган иде. Балалар  китапханәченең кайбер авылдаш - фронтовиклар турында  сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Күргәзмәгә куелган альбомнар, фотографияләр белән таныштылар. Үзләре дә сугыш чоры балалары - әби - бабайлары турында сөйләделәр. Бик канәгать булып һәм китаплар алып таралыштылар.