Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби - музыкаль кичә "Татарстан - дуслык илчесе!"

6 февраль көнне Бәркәтә авыл китапханәсе мәктәп китапханәсе белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына "Татарстан - дуслык илчесе" (Татарстан - посол мира) исемле әдәби - музыкаль кичә (литературно - музыкальный вечер) уздырды. Әзерлек бер ай алдан башланды. Татар халкының бөтен тарихын кертергә тырыштык. Кичә барышында "Татарстан - дуслык илчесе!", " Бер гасырлык Татарстан үткән юл..." исемле презентацияләр күрсәтеп барылды.  “Туган телем – иркә гөлем!” (о родном языке) , “Татарстан – туган йортыбыз: җиребез бер, тарихыбыз уртак!” (Наш дом – Татарстан: одна земля, одна история) дип исемләнгән китап күргәзмәләре (книжные выставки) ясап куелды. Анда колхозыбызның ирешкән уңышларын яктырткан язмалар урын алды. Бер якта байраклар тезелеп киткән иде.Кичә театраль тамаша белән башланып китте. Алып баручылар төрле милләт киемендә иде. Шулай ук балаларга да төрле милләт биюләре, "Бишек җырлары" өйрәтелде. Кичә Татарстан тарихыннан, туган телдән башлап, үзебезнең авыл, колхоз тарихы белән дәвам итте. Иэ ахырдан  бергәләп башкарган "Туган тел" һәм "Дуслык турында җыр" белән тәмамланды. Тамашачылар бик күп файдалы мәгълүмат алып, рәхмәт әйтеп таралыштылар