Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Танып - белү сәгате (Познавательный час) “Татарстанның балачагы...(Детство Татарстана)" (ТАССРның 100 еллыгына)

Татарстанлылар гына түгел, аннан читтә яшәүчеләр дә ТАССРның 100 еллыгына әзерләнә. Төрле кызыклы чаралар уздыра. Бәркәтә авыл китапханәсе дә 23 январь көнне "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче өлкән группа балаларын кунакка чакырды. Алар өчен "Татарстанның балачагы" исемле танып - белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны Татарстан дигән кечкенә генә дәүләтнең килеп чыгышы тарихы белән таныштырды. Шул исемдәге китап киштәсенә куелган экспонатларны кулланып китаплар белән таныштырды. Балалар бик кызыксынып Ленин бабай бюстын, элеккеге открыткаларны, каләм, кара савытын, керосин лампасын тотып, чабатаны хәтта киеп тә карадылар. Элеккеге "Әлифба" китабы да кызыксыну уятты. "Татарстан" журналы артында килгән открыткалар коллекциясен караганда үзара фикер дә алыштылар. Хәтер яхшырткыч "Кичә һәм бүген" уенын да уйнап алдык. Алар Татарстанның кичәге һәм бүгенге күренешләрен истә калдырып җаваплар да бирделәр. Танып - белү сәгате хәрәкәтле уеннар белән тәмамланды.