Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Искечә яңа ел бәйрәме."Яңа елның иске елда күргән маҗаралары"

Гөрләп яңа ел бәйрәмнәре узды. Бәркәтә авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә искечә яңа елны да бик зурлап уздырды. "Яңа елның иске елда күргән маҗаралары" дип аталды ул. Саф һавада, авыл халкы белән бергәләп, төрле кызыклы ярышлар да уздырдык. Тәмле коймаклардан, самавыр чәеннән дә авыз иттек. Бүләкләр дә алдык. Кыскасы, бик күңелле булды.