Китапларга күзәтү "Кышның могҗизасы - китапларда!"
Китапханәгә гаиләләрне тарту максатыннан Бәркәтә авыл китапханәсе "Кышның могҗизасы - китапларда!" исеме астында китапларга күзәтү уздырды. Балачак китапларында сурәтләнгән матур шигырҗ юлларын, кызыклы хикәяләрдән өзекләрне әти - әниләр генә түгел, балалар да кызыксынып тыңлады. Китапханәче күз төшәрлек матур тышлы, эчтәлекле китаплар сайлаган иде. Балалар үзләре теләгән китапларны сайлап өйләренә дә алып киттеләр. Кунаклар рәхмәт әйтеп таралыштылар.