Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Татарча дискәтүк "Бәйрәм итик бергәләп..."

Бәркәтә авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән бергәләп гаиләләрне кунакка чакырды. Алар белән бергәләп"Бәйрәм итик бергәләп!" дип исемләнгән татарча дискотека уздырдылар. Әти - әниләр балалар белән бергәләп уеннар уйнадылар, "Безнең балачак уеннары" исемле викторина сорауларына җаваплар биреп үзләре бәләкәй чакта уйнаган кышкы уеннарны искә төшерделәр. Чыршы әйләнәсендә төрле милләт биюләре, кызыклы шигырьләр, матур җырлар да яңгырады. Гаиләләр үзара да ярышты. Дискәтүкнең төп мәсьәләсе татар темасы иде.Кыскасы, татарча дискәтүк айдалы да, күңелле дә узды.