Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Бәйгеле - уеннар "Кыш исе нинди була!?"

Бәркәтә авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Кыш исе нинди була" дип исемләнгән бәйгеле -  кышкы уеннар уздырды. Ике командага бүленеп алар интеллектуаль уеннарда да, хәрәкәтле бәйгеләрдә дә актив катнаштылар. Урамнан кергән Кыш бабай белән Кар кызын да җырлар, биюләр белән каршы алдылар. Кыш бабай иң активларга бүләкләрен дә җәлләмәде. Теләгән кеше гаиләләре белән фойедагы камин янында фотога да төште. Ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте.