Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Фольклор эскәмиясе "Милләтемнең күңел энҗеләре" (Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел)

Фольклор - татар халык авыз иҗаты, бик кирәкле сәнгать һәм мәдәният әсәрләрен үз эченә ала. Балаларыбызга, оныкларыбызга мирас итеп калдыру өчен яшьтән үк эш алып барырга кирәк. Шушы энҗеләрне бөртекләп җыючы классик язучыбыз Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга карата Бәркәтә авыл китапханәсе "Милләтемнең күңел энҗеләре" дип аталган фольклор эскәмиясе уздырды. Кунак итеп башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Шул исемдәге китап һәм милли экспонатлардан торган күргәзмә ясалды. Китапханәче татар халкының тормышы һәм көнкүреше турында, Нәкый Исәнбәтнең эшчәнлеге турында сөйләде. Милли уен кораллары турында сөйләгәндә Исәнбәт сүзләренә Илһам Шакиров иҗат иткән "Син сазыңны уйнадың" җырын тыңлап үттеләр. "Саз" дип аталган уен коралының рәсемен карадылар. "Милли бизәкләр" презентациясеннән соң табышмаклар әйтештеләр, санамышлар, тизәйткечләр, бишек җырларын искә төшерделәр. Бергәләп җырладылар да. "Эскәмидә" утыручыларга бик кызык булды. Үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат җыеп киттеләр.