Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык турында фикерләү сәгате "Батырлар - китап битләрендә" (Герои - на страницах книг)

Батырлык турында дәвам итеп, 20 декабрь көнне Бәркәтә авыл китапханәсе 8 сыйныф укучыларын кунакка чакырды. Батырлык турында фикерләү сәгате "Батырлар - китап битләрендә" (Герои - на страницах книг) дип аталды.Сугыш чорын гына үз эченә алмыйча, хәзерге заман әдәбиятында сурәтләнгән батырлыклар турында фикер алыштык бүген. Илләребез тыныч заманда нинди батырлык кылып була? Кешегә булышу, җәнлек, җанварларга ярдәм итү батырлыкка керәме? Фәнис Яруллин, Әхәт Гаффар, Шаһинур Мостафин, Габдрахман Әпсәләмов, Рәзил Вәлиев, Муса Җәлил һәм башка язучыларның әсәрләрендә тасвирланган батырлык үрнәкләре. Китапханәче үздырган китапларга күзәтүдән соң, балалар үз фикерләрен язмача аңлаттылар. Бигрәк тә нинди язучының әсәрендәге батырлык үрнәген ошатуларын белдерделәр. Бер сәгать сизелми дә узып китте.