Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык дәресе "Эзең калсын якты маяк булып..."(Әдәби китапларда батырлык турында)

Без батырлык турында бик күп сөйлибез. Бер карасаң, тыныч заманда яшибез. Андый вакытлар узган. ул турыда сөйләргә кирәкми дә кебек. Ләкин, җир шарында батырлыкка һәрвакыт урын бар.  19 декабрьдә Бәркәтә авыл китапханәсендә узган"Эзең калсын якты маяк булып..." дип исемләнгән батырлык дәресе дә шуны күрсәтте. Шул исемдәге китап күргәзмәсенә нәкү шундый китаплар тупланган иде. 9 сыйныф укучылары китапханәче уздырган китапларга күзәтүне бик кызыксынып тыңлап утырдылар.Бүгенге заманда нинди батырлыклар эшләп була? дигән сорауга җавапларны китапларда китерелгән өзекләр аша аңлаттылар, үз фикерләрен әйттеләр. Тыныч вакытта армия сафларында үлеп калган авылдаш егетләр турында презентаөия карадылар. Бүгенге дәрес аларга бик ошады. Батырлык дәресен башка сыйныф укучылары белән дә уздырырга карар иттеләр.