Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Танып - белү дәресе "Конституция белән ныгытылган!"

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Бәркәтә авыл китапханәсе 6 - 7 сыйныф укучыларын  “Конституция белән ныгытылган...” дип исемләнгән танып - белү дәресенә чакырды. Шул исемдәге китап киштәсе ясап куелды. Китапханәче Советлар Союзы чорыннан алып, бүгенге көнгә кадәр Конституция тарихы белән таныштырып чыкты. Китапларга күзәтү уздырды. "Әйе" һәм "Юк" исемле фикерләү уены үткәрде.Буталган сораулар биреп, укучылар "Әйе"һәм "Юк" сүзләре аша җавап бирергә, җавапларын дәлилләп күрсәтергә тиеш иделәр. Дәрес бик җанлы узды Укучылар үзләре өчен күп кызыклы мәгълүмат алдылар, үз белемнәрен дә тикшереп карадылар.