Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Очрашу - кичә ..«Күңелемдәге байлык һәм юмартлык, Бөтен кешегә дә җитәрлек...” (Инвалидлар белән)

 Декабрьдән 10 на кадәр инвалидлар декадасы узды. 8 декабрьдә Бәркәтә авыл китапханәсе авылның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре белән очрашу - кичә уздырды..«Күңелемдәге байлык һәм юмартлык, Бөтен кешегә дә җитәрлек...” дип исемләнгән китап киштәсе ясап куелды. Алдан чакыру кәгазьләре таратылды һәрбер кунак өчен эмблемалар ясалды. "Сөенче" курчак театрына йөрүче балалар белән заманча "Шалкан" әкиятен сәхнәләштердек. Аларга чакырылганнар да ярдәм итәргә тиеш булдылар һәм алар моны бик теләп башкардылар. Балалар ничек итеп курчаклар белән идарә итү буенча оста - класс (мастер - класс) та уздырдылар. Бергәләп интеллектуаль уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Бүләкләр кабул иттек. Мәчеткә йөрүче бабайлар да күчтәнәчләр китергән иделәр. Очрашу табын артында куян бәлеше ашап, чәйләр эчеп дәвам итте.Кунакларыбыз күтәренке кәеф белән бик рәхмәтле булып өйләренә таралдылар.