Күмәк әңгәмәләр, китапларга күзәтү (Групповые беседы, обзоры литературы) "Ислам дине айлыгы бара..."
Дәресләрдән соң башлангыч сыйныф укучылары Бәркәтә авыл китапханәсенә чакырылды. Әби – бабайлары калдырган нигъмәтләрдән, тәм – томнардан авыз иткәч, китапханәче апалары аларга Ислам дине айлыгы турында сөйләде. Күргәзмәгә куелган өч телдә нәшер ителгән “Коръән”,“Балаларга үгет – нәсыйхәт” китаплары белән таныштырды. Укытучы белән бергәләп өзекләр укыдылар. Балаларның үз фикерләрен тыңладылар. Балалар да бик канәгать булып таралыштылар.