Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Күмәк әңгәмәләр, китапларга күзәтү (Групповые беседы, обзоры литературы) "Ислам дине айлыгы бара..."

14 ноябрь  көнне китапханәгә "Ахирәтләр" һәм "Ак калфак"лар җыелды.  Очрашуны  “Ахирәтләр” әбиләре нигездән дога өмет итүчеләргә дога кылу белән башлап җибәрделәр. Аннан соң китапханәче "Бөркеп чыккан чишмә - Бәркәтә" китабының нәшер ителүенә биш ел булуын искәртеп китте. Кыскача гына китап белән яңадан таныштырып үтте.  Ислам дине айлыгы турында сөйләде. Апалар үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр иде. Матур итеп, көйләп мөнәҗәтләр башкардылар. Бәетләр һәм дини шигырьләр укыдылар.  Китапханәченең күргәзмәдәге китаплар белән таныштыруын  зур игътибар белән тыңладылар.  Өйләрендә укырга китаплар алдылар. Тәмләп чәйләр эчтеләр. Кыскасы, ике сәгать вакыт сизелми дә узып китте. Бик канәгать булып, тагын очрашырга сүз куешып таралыштылар.