Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Күмәк әңгәмәләр, китапларга күзәтү (Групповые беседы, обзоры литературы) "Ислам дине айлыгы бара..."

Һәр елдагыча, быел да Чирмешән районында Ислам дине айлыгы старт алды. Ул 1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәркәтә авыл китапханәсе дә аңа ныклап әзерләнде. "Ислам дине, яшәү рәвешебез булсын!" исеме астында киңәйтелгән китап күргәзмәсе ясап куелды. Анда куеласы китапларны мәчет мәхәлләсе белән киңәшеп, бергәләп сайладык.13 ноябрьдә район мәчете, кинолар челтәре белән берлектә, халыкка әдәпкә, инсафка, тугрылыкка өйрәтә торган кинолар күрсәттеләр, вәгазьләр сөйләделәр. Әңгәмәләр китапханәдә чәй табыны артында дәвам итте. Килгән кунакларны һәм авыл картларын  китапханәче къргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды. Район мәчете мулласы да кайбер китаплар турында сөйләп, аңлатмалар бирде. Фикер алышулар булды.Барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.