Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби укулар "Тылсымлы көең булсын!" (Р. Габделхаковага 60 яшь)

                                   Недельный отчет 5 – 10 ноября

Якташ райондаш язучыбыз Рәмзия Габделхаковага 60 яшь тула. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсендә бүген үк әзерлек башланды. “Тылсымлы көең булсын!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды. Аның белән ике дистәдән артык кеше танышты да.  Рәмзия ханымның иҗатын яратучылар белән әңгәмәләр уздырыла. Китапханәче китапларына, иҗатына карата күзәтүләр үткәрә. Китапханә укучылар арасында  “Габделхакова иҗаты, тормышы турында иң күп белүче “ бәйгесе игълан  итте. Ул 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.