Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Күргәзмә - күзәтү " «Минин һәм Пожарский: ерак йөзеллыклар аша...” (Сквозь даль столетий: Минин и Пожарский К Дню единства)

Халыклар бердәмлеге көненә Бәркәтә авыл китапханәсендә «Минин һәм Пожарский: ерак йөзеллыклар аша...” (Сквозь даль столетий: Минин и Пожарский) исемле күргәзмә эшләде. Китапханәче барлык китап укучылар белән дә ни өчен Минин һәм Пожарскийның шулай халык герое булулары, бу бәйрәмнең кайчаннан бирле уздырыла башлавы турында әңгәмәләр , күзәтүләр уздырды. Яшьләр белән  әңгәмә – фикерләү  уздырдык һәм  этнографик диктант язып, үз белемнәрен тикшереп карадылар. Кызганычка каршы, Россия территориясендә яшәүче халыклар тарихын аз белүләре күренә.  Шуңа күрә аларга ярдәмгә күргәзмәгә куелган  китаплар, журналлар һәм китапханәче килде. Ничек кенә булмасын, яшьләргә ошады. Мәчеткә йөрүче  өлкәннәр дә күргәзмә белән кызыксындылар. Алар белән дә кызыклы әңгәмәләр уздырылды. Аларның әлеге геройлар турында күп белеп, аларга куелган һәйкәлнең дә нинди шәһәрдә куелуын белүләре безне бик  шатландырды. Өч көн буена күргәзмә белән кырыктан артык кеше танышты. Болар арасында  балалар да бар иде.