Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Очрашу - әңгәмә "Нинди сәләтле син, милләтем!" (Рәссам И.Зариповның 80 еллыгына)

Ноябрь аенда күренекле татар рәссамы Илдар Касыйм улы Зариповның тууына 80 ел тула. Президент Указы нигезендә төрле чаралар уздырырга планлаштырдык. Бәркәтә авыл китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасы хезмәткәрләре белән “Нинди сәләтле син, милләтем!” исемле очрашу – әңгәмә уздырды. Кызганычка каршы,  рәссамнар турында китаплар, язмалар бик аз китапханәбездә. Китапханәчегә Рәзил Вәлиевның “Җанга уелган уйлар” китабы ярдәмгә килде. Рәссам үзе исән чакта аның белән уздырылган  сорауларга җавапларны катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Илдар Касыйм улының рәсемнәре белән танышканнан соң, аның иҗаты турында бик җанлы, кызу  бәхәс тә булып алды. Ноябрь аенда башка төрле чарада тагын очрашырга сөйләшеп таралыштык.