Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Сәнгатьле укучылар бәйгесе "Ялгыз җилкән җыры" (М.Ю.Лермонтовның 205 еллыгына)

Бөек рус шагыйре М.Ю.Лермонтовның тууына 205 ел булды. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсенә 10 сыйныф укучылары җыелды.Анда матур чара - "Ялгыз җилкән җыры" дип аталган сәнгатьле укучылар бәйгесе уздырылды. Шул исемдәге китап күргәзмәсе ясалды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Китапларына күзәтү үткәрде. Кайбер шигырьләренең язылу тарихына тукталды. Өлкән сыйныф укучылары язучының үзләре теләгән шигырьләрен түгел, ә җирәбә ярдәмендә сайлап алырга тиеш булдылар. Әзерләнергә аз гына вакыт бирелде. Шулай булса да бик матур, сәнгатьле итеп укып бирделәр. Мәктәп программасы буенча үтелгән "Парус" һәм "Бородино" шигырьләрен яттан сөйләделәр. Җиңүчене дә үзләре сайлады. Ләкин берәү дә шоколадсыз калмады. Язучының кайбер китапларын укырга өйләренә дә алдылар. Бик зур рәхмәт әйтеп таралыштылар.