Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Диспут "Минем тормыш. Минем хокукларым"

Бәркәтә авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, "Минем тормыш. Минем хокукларым..." исеме астында диспут уздырды.Бу юлы китапханәгә 8 сыйныф укучылары чакырулы иде.Шул исемдәге китап күргәзмәсе ясап куелды.Иң беренче китапханәче, үсмерләр  белән берлектә, "диспут" сүзенең мәгънәсенә төшенделәр. Китапларга күзәтү үткәрелде.Үсмерләр "хокук" һәм "бурыч" төшенчәләрен үзләренчә аңлатып, дөреслекләрен исбатларга тиеш булдылар. Аларга ярдәмгә алдан әзерләнеп өстәлләргә таратылган шпаргалкалар килде. Һәр бәхәстән соң китапханәче һәм укытучы нәтиҗәләр ясады, тулырак аңлатты.Иң соңыннан, белемнәрен яңадан тикшереп, анкеталар тутырдылар. Диспут балаларга бик ошады. Үзләре өчен бик күп мәгълүматлар алганнарын әйттеләр.Башка темаларга да уздырып, катнашырга теләкләре барлыгын белдерделәр.