Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Кичке утырма "Китмик әле яшьлек иленнән!"

Бәркәтә авылының "Ахирәтләр" клубына йөрүче өлкән яшьтәге апалары һәр очрашуны көтеп алалар. Бигрәк тә өлкәннәр көнен яраталар алар. Менә 2 октябрь көнне дә китапханәче аларны бәйрәмгә - кичке утырмага җыйды. "Китмик әле яшьлек иленнән!" дип исемләнгән әлеге матур чарага китапханә бик ныклап әзерләнгән, Шул исем астында киңәйтелгән китап күргәзмәсе, балалар кулы белән ясалган открыткалар, көзге чәчәк бәйләмнәре, көзге матурлыкны сурәтләгән, гомер агышын яктырткан шигъри юллар - болар барысы да китапханәгә аерым ямь биреп тордылар. Апалар да буш кул белән килмәгән. Кайсылары үзләренең иҗат җимешләре - шигырьләре белән таныштырды, кайсылары яшьлек хатирәләрен яңартты. Матур - матур котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Китапханәче һәрбер китапка аерым тукталып аларга күзәтү һәм әңгәмә уздырды. Бәйрәм чәй табыны, тәмле бәлеш артында дәвам итте. Өлкәннәр бик канәгать булып, тагын очрашканга кадәр дип таралыштылар.