Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Мастер класс "Гербарий ясыйбыз"

Көзге матурлык ел буена күңелләрегезне күтәреп, җылытып торсын дисәгез, төрле - төрле төсләргә манылган агач яфракларын җыеп гербарий ясап калырга ашыгыгыз.Китапханәнең иң актив укучылары - башлангыч сыйныф балалары белән без нәкъ шулай иттек. 28 сентябрь көнне алар Бәркәтә авыл китапханәсенә җыелдылар. Өстәлләребез төрле формадагы матур яфраклар белән тулды.Без яраткан укытучыларыбызга бәйрәмнәре хөрмәтенә шундый үзенчәлекле бүләк әзерләдек.