Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Танып - белү видеосәгате "Көзге нигъмәтләр"

Сентябрҗ - көзнең иң матур вакытыдыр мөгаен. Матур гына түгел, ә иң бай вакыты да. Бакчаларыбыз мул уңыш белән сөендерә. Яшелчә, җиләк - җимеш белән базларыбыз, келәтләребез тула. Алар кыш буена безнең табыннарыбызны бизәп, тәннәребезгә көч өстәр. Нәкъ менә шул турыда башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп "Көзге нигъмәтләр" (Осеннее богатство) дип исемләнгән танып - белү видео сәгате (познавательный видеоурок) уздырдык. Балалар үзлзре теләгән яшелчәләрне, җимешләрне сайлап алып алар турында ни белгәннәрен сөйләделәр. Шул ашамлыкларга кагылышлы математик гамәлләр чиштеләр. Китапханәче өстәмә сораулар биреп аларны видеога төшереп барды. Соңыннан бергәләп видеоны карадылар, белемнәренә нәтиҗә ясадылар.