Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Танып - белү сәгате (Познавательный час) “Күренекле галим һәм педагог.” (К 150 летию с д.р. ученого, педагога С.А.Чаплыгина)

Бөек галим һәм укытучы, заманча аэромеханика һәм аэродинамика өлкәсендә беренчеләрдән булып ачышлар ясаучы С.А. Чаплыгинның тууына 150 ел тулды. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсендә “Заманча аэромеханикага һәм аэродинамикага нигез салучыларның берсе – С.А.Чаплыгинның тууына 150 ел” дип исемләнгән документаль китап күргәзмәсе ( книжно – документальная выставка) ясалды.Китапханәбездә "ЖЗЛ" сериясеннән аның турында бары бер китап бар. Ләкин анда кызыклы материаллар бик күп. Безгә ярдәмгә энциклопедиянең (БСЭ) 29 томы да килде. Шушы документаль  язмаларны җыеп һәм интернеттан  материаллар алып 9 сыйныф укучылары өчен “Күренекле галим һәм педагог.” исеме астында танып - белү сәгате (познавательный час)  уздырдык. Балалар бик игътибар белән тыңладылар. Аның эшчәнлеге турында китаптан фотографияләрен карадылар.Шулай ук элек Раненбург исемен йөрткән, бүген галим  исеме белән аталган интернеттан алынган Чаплыгин шәһәре фотолары белән дә таныштылар. Аның гаиләсе архивы белән дә кызыксындылар. Кыскасы балалар үзләре өчен бие кирәкле мәгълүматлар алдылар